В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Онлайн чыгышлар сериясен ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ача.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Татарстанда республика артистларының онлайн-концертлары сериясе старт ала. Бу хакта социаль челтәрләрдә үз битләрендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. «Артистларыбызның яхшы инициативасы бу!», - дип язды ТР башлыгы үзенең инстаграм-аккаунтында.
Татарстан эстрадасы йолдызлары, бөтен дөньядагы җанатарларын шатландырыр һәм хәзер үзизоляциядә яки коронавирус аркасында карантинда булганнарның барысының да күңелен күтәрер өчен, онлайн форматта чыгыш ясаячак.
Онлайн чыгышлар сериясен ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ача. Концертны трансляцияләү 25-нче мартта 19.00 сәгатьтә Татарстан интернет-бергәлегенең «Вконтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге рәсми мәйданчыкларында оештырылачак.
Бу инициативаны шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплаган. Артистлар хәзер уңай хис-кичерешләргә һәм аралашуга мохтаҗ булганнарга ярдәм итү өчен туры эфирда концерт куярга килештеләр. Артистлар Татарстан халкын гына түгел, бөтен дөньядагы ватандашларны да трансляциягә кушылырга чакыра.
Массакүләм чаралар һәм концертлар туктатылган вакытта, тыңлаучыларга яраткан артистларының концертында булу гына түгел, алар белән аралашу мөмкинлеге бирелә: чыгыш алдыннан фикер-сорауларыгызны язарга һәм җавап алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Моннан тыш, 25-нче мартта 18.00 сәгатьтә «Татар радиосы» дулкынында радиостанция студиясеннән онлайн марафон старт ала - татар эстрадасы вәкилләре туры эфирда музыкаль композицияләр башкарачак.