В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 22 февральдә «Үзәк» стадионда узачак
Шәһәрнең иң актив һәм спортчан халкы 22 февральдә «Үзәк» стадионда узачак чаңгы узышлары буенча «Йөзьяшәрләр уеннары»ның финал ярышларына әзерләнә. Бу көн кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен чын бәйрәм булачак.
Катнашучыларны һәм җанатарларны көрәш дәрте, яраткан музыка, артистлар чыгышлары, кайнар чәй һәм, әлбәттә инде, җиңү шатлыгы көтә.
Финалистлар (район ярышларында беренче урынны алган катнашучылар) өчен теркәлү 9:00 дан Ташаяк ур., 2а (ориентир өчен – «Яшәү яме» флагштокалары) адресы буенча «Үзәк» стадионда башланачак. Трасса узу буенча кыскача инструктаж үткәреләчәк.
Ярышлар старты – 10:00 сәгатьтә. Концерт белән хозурланырга һәм фикердәшләр арасында вакытны 11:00 дән уздырырга мөмкин булачак. Призерларны һәм җиңүчеләрне 11:40 та бүләкләячәкләр, дип хәбәр иттеләр «Йөзьяшәрләр уеннары» телеграм-каналында.