Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2021, 10:10

Казанлылар тузган шиннарны эшкәртүгә тапшыра алачак

Экологик акция 21-нче ноябрьдә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). 21-нче ноябрьдә Казанда тузган шиннарны кабул итү акциясе узачак, шәһәр халкы аларны эшкәртү өчен бушлай тапшыра алачак.

Барлык теләүчеләрне 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең ачык парковкасында (24Б) көтәләр. Покрышкаларны физик затлардан гына һәм QR-код күрсәткән очракта гына кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә «ЭкоЛогично» хәрәкәтенең социаль челтәрләрдәге битендә.

Барлык шиннар Теләче районына эшкәртү өчен җибәреләчәк. Анда аларны 3 өлешкә бүләчәкләр: валчык, текстиль һәм металл корт. Алга таба валчыкны клей белән бутыйлар һәм резин плитәләргә әйләндерәләр, аларны балалар мәйданчыкларында күрергә мөмкин, дип хәбәр итәләр оештыручылар.

UPD: Акция декабрь аена күчерелә. Төгәл вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Барлык вакыйгалар