В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акция 1-нче августта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 1-нче августта Казанда Комсомольский күленең яр буе территориясен җыештыру буенча экологик акция узачак. Анда катнашырга теләүчеләрне чакыралар.
Экологик акциядә катнашучыларны сулык янында 10:00 сәгатьтә көтәләр. Ак палатка һәм яңгыраган музыка ориентир булып хезмәт итәчәк. Кирәкле барлык әйберләрне – перчаткалар һәм чүп капчыкларын – шәһәрлеләргә урында бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Рус географик җәмгыяте бүлеге.
Чистартуда шулай ук А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары да катнашачак. Алар күл төбеннән чүп җыячаклар.