В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай дәресләрне пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм башка теләге булган кешеләр өчен оештыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда корама тегү сәнгатенә өйрәнергә теләгән төркемгә җыелу башланды. Бушлай дәресләрне пенсионерлар, күп балалы әниләр һәм башка теләге булган кешеләр өчен оештыралар.
Дәресләр 12, 19, 26 сентябрь көннәрендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак. Бу вакыт эчендә проектта катнашучылар таба тоткыч, «лалә» һәм энә мендәрчеге тегәргә өйрәнәчәк.
Бушлай дәресләр Гаврилов ур., 22 адресы буенча урнашкан «Лада» яшүсмерләр клубында узачак. (843) 236-65-61 телефоны буенча алдан язылу сорала, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.