Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2021, 11:23

Кышкы триатлон буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге 30 гыйнварда узачак

Турнирда катнашырга теләүчеләр 29-нчы гыйнварга кадәр теркәлә ала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Кышкы триатлон буенча Казан чемпионаты һәм беренчелеге 30-нчы гыйнварда узачак. Үзәк стадион янындагы территориядә спортчыларга 2 километр юлны йөгереп үтәргә, аннары 4 километрны велосипедта һәм 3 километр араны чаңгыда узарга туры киләчәк. Турнирда катнашырга теләүчеләр 29-нчы гыйнварга кадәр теркәлә ала.

Ярышлар 10-12 яшьлек малай һәм кызлар, 13-14 һәм 15-17 яшьлек егет һәм кызлар, 16-19 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар, шулай ук 20 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак. Бүгенге көндә 100-гә якын кеше катнашуын раслады.

Трасса белән танышу, катнашу кагыйдәләре турында белешү һәм турнирга язылу – сылтама буенча мөмкин. Теркәлү 29-нчы гыйнвар 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Ярышлар 30-нчы гыйнвар 11.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитетында.

Кышкы триатлон – ул спортның йөгерү, велоузыш һәм чаңгы узышыннан торган шәхси төре. 70-80-нче еллар чигендә беренче шөгыльләнүләрне тимераякта шуу спорты – чаңгыда узышу – йөгерү форматында уздыра башлаганнар. Беренче рәсми ярыш 1997 елның 23-нче февралендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган. Анда 6 атлет катнашкан. Әмма ул вакытта спортчылар 8 километр – тимераякта, 16 километр – чаңгыда һәм 8 километр йөгереп көч сынашкан.

Барлык вакыйгалар