Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2023, 12:01

Татарстан башкаласында балалар һәм яшьләр өчен фиджитал-лига барлыкка киләчәк

Берләшмәдә катнашучыларны катнаш ярышлар йомгаклары буенча сайлаячаклар

Фото: vk.com/gamesofuture

(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче ноябрь). Татарстанның җиде шәһәрендә, шул исәптән Казанны да кертеп, «Алдынгылар лигасы» фиджитал-ярышлары узачак. 7 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Казанда ярышлар 26 нчы ноябрьдә узачак. Бу көнне яшьләр фиджитал-футболда һәм фиджитал-баскетболда, шулай ук Just Dance дисциплинасында үз көчләрен сынап караячак.

Турнирда катнашу өчен гариза тутырырга кирәк. Фиджитал-футбол өчен биш кешедән торган, ә фиджитал-баскетбол өчен өч кешедән торган команда җыярга кирәк. Җиңүчеләр спорт кибетләренә сертификатлар һәм кубоклар алачак.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча республиканың җиде шәһәрендә балалар һәм яшьләр өчен фиджитал-лига барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар