В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт Пол Маккартниның 80 яшьлек юбилеена багышлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). 23 нче июльдә Казанның Зәйни Солтан скверында «Желтая субмарина» музыкаль кичәсендә The Beatles төркеме әгъзаларының берсе Пол Маккартниның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Легендар Ливерпуль дүртлегенең иң яхшы хитларын Владимир Дымов һәм The Road Рок мәктәбе музыкантлары башкарачак.
Концерттан соң ачык һавада кино күрсәтү булачак. Барлык теләүчеләр «Гудбай, Америка» Россия комедиясен карый алачак.
Концерт 20:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр ителә «Иске шәһәр» префектурасының Telegram-каналында. Ул «Татаркино» һәм «Тарихи мохит» МБУ белән беррәттән оештыручыларның берсе булып тора.