В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа дәресен хореограф-куючы Венера Галимова үткәрәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Бүген Горький исемендәге паркта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа дәресе узачак («В движении – жизнь»). Барлык теләүчеләр заманча сәхнә биюе буенча мастер-класста катнаша алачак.
Дәресне хореограф-куючы, педагог, «Ирек мәйданы» заманча хореография фестиваленең арт-директоры Венера Галимова үткәрәчәк.
Контемпорари – билгеле бер стиль формасына ия булмаган бию, чөнки анда иң мөһиме – үз-үзеңне күрсәтү, дип аңлата белгечләр. Кысаларның булмавы биючегә үзен тулысынча ачарга һәм физик мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.
Мастер-класс Горький исемендәге паркта 19:00 сәгатьтә яшел кырда башлана, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.