В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы танылган шәһәр кешеләренең тавышы белән яздырылган әкиятләрне һәм риваятьләрне тыңлый алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Казан паркларында һәм скверларында шәһәрлеләр өчен «Әкияти сәяхәтләр» проектын әзерләгәннәр. Шәһәрнең 10 танылган кешесе рус, татар һәм инглиз телләрендә Яңа ел, кыш һәм игелек турында аудио-әкиятләр яздырган. Әкиятләрне яңа елча бизәлгән паркларда саф һава сулап йөреп тыңларга мөмкин.
Бертуган Гриммнарның «Эльфлар һәм башмакчы» әкияте «Ак Барс» хоккей клубы үзәк һөҗүмчесе Виктор Тихонов тавышы белән яңгыраячак. Самуил Маршакның «12 ай» әкиятен шәһәр халкы өчен ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тавышландырды. Парклар Дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров Владимир Сутеевның «Чыршы» тылсымлы кышкы әкиятен укыды, ә «Юлбасма» нәшрияты директоры Гүзәл Хәсәнова тыңлаучылар өчен «Ай кызы Зөһрә» татар риваятен сөйләячәк.
«Әкияти сәяхәтләр» шәһәр халкын тылсым атмосферасына күчерәчәк. Әкиятләрне parkkzn.ru сайтында һәм музыка тыңлау өчен җайлаштырылган төп популяр сервисларда тыңларга мөмкин.
Паркларда уңайлы булсын өчен проект сайтына күчерә торган QR-кодлы мәгълүмати элмә такталар урнаштырылган. Аларны Горький исемендәге, «Черек күл», Урицкий исемендәге, «Комсомолец» паркларында, «Дубрава» урманының керү өлешендә, Горки-Әмәт урманында, Аккош һәм Комсомольское күлләре территориясендә очратырга мөмкин, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.