Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2022, 11:47

Октябрь аенда Казан Кремлендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай экскурсияләр уздырылачак

Инклюзив программа дүрт чараны үз эченә ала.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Октябрь аенда Казан Кремлендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен дүрт бушлай экскурсия уздырылачак.

6 нчы октябрьдә 13:00 сәгатьтә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен, музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләренең тактиль макетларын кулланып, «Кремльгә кагыл» дип аталган экскурсия узачак.

8 нче октябрьдә 15:00 сәгатьтә аутизм спектры бозылган балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Казан Кремле белән беренче танышуым» җыелма экскурсиясен үткәрәчәкләр. Экскурсантларны борынгы ныгытма буйлап интерактив ярдәмче карта белән сәяхәткә алып чыгачаклар.

16 нчы октябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен рус ишарәләр телендә экскурсия башлана.

18 нче октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен экскурсия узачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Экскурсияләрдә катнашу өчен +7(986)917-78-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Әлеге номер буенча шалтыратып кына калмыйча, мессенджерларда (WhatsApp, Telegram) хәбәр дә калдырырга мөмкин.

Барлык вакыйгалар