Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2020, 09:54

Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу һәм митинг 9.00 сәгатьтә башланачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15-нче февральдә Казанның Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг узачак. Дан мемориалы колоннадасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы 9.00 сәгатьтә башлана.

Митингта сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шәһәр һәм республика иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашачак. Парк территориясендә бу көнне кыр кухнясы эшләячәк: армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркында сугышта катнашкан әфганчылар хөрмәтенә куелачак һәйкәл макеты күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, әлеге дата алдыннан шәһәрнең мәгариф оешмаларында, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тематик чаралар, әңгәмәләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар узачак.

Исегезгә төшерәбез, 1989 елның 15-нче февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган-совет чиген узган. 2 меңнән артык солдат һәм офицер хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 275 казанлы «Батырлык өчен» һәм Сугышчан казанышлары өчен медальләре белән, ә 93 герой «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән. Казанның 34 кешесе Әфганстанда һәлак булган, 108 кеше яраланган.

Барлык вакыйгалар