Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2022, 16:32

«Хәзинә» галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе буенча түләүсез экскурсия узачак

Экспозиция турында проектның кураторы Сергей Коломийцев сөйләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). 12 нче августта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе буенча түләүсез экскурсия узачак. Экспозициядә – атказанган рәссамнар һәм осталарның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре.

Күргәзмә буенча экскурсияне проектның кураторы, «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗат берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Коломийцев үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Чара 16:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү өчен +7(843)567-80-43 телефоны буенча яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге галерея берләшмәсе аша хәбәр итәргә кирәк.

Барлык вакыйгалар