Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2021, 14:39

Шамот, бронза һәм таш скульптураларны казанлылар Заманча сәнгать галереясендә күрәчәк

Сынчы Кадим Замитов күргәзмәсендә якынча 70 экспонат тәкъдим ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 3-нче декабрь көнне ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә татар сынчысы Кадим Замитовның аның 75 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачыла. Шәһәр халкы төрле материаллардан – шамот, бронза, агач, ясалма таш, шулай ук гальванопластик техникада эшләнгән 70-ләп әсәрне күрәчәк.

Күргәзмәдә җыелган скульптуралар 40 еллык иҗат эшчәнлеге өчен рәссам иҗатының ретроспективасын тәкъдим итәчәк. Бу әсәрләр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан музей комплексы һәм рәссам җыелмаларыннан.

Шәһәр халкы өчен Кадим Замитов исеме ТР Милли китапханәсе бинасы – элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасы янында урнаштырылган «Хоррият» монументы белән бәйле.

Монументаль скульптурада автор тарафыннан татар герой-шагыйре Муса Җәлилгә һәм Оренбургта татар актеры Ильясбәк Ашкадарскийга, Төркиянең Кютахья шәһәрендә Ататөрек һәйкәле, Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Екатерина II һәйкәлләренең эскиз проектлары булдырылган.

Күргәзмә 3-нче декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 57 адресы буенча узачак. Скульптура авторы Кадим Замитовның катнашуы планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Күргәзмәне сишәмбедән якшәмбегә кадәр 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин, керү билетлар буенча. Мәгълүматны сайт аша һәм түбәндәге телефон номерлары буенча белергә була: +7(843)236-69-31.


Барлык вакыйгалар