Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2025, 18:01

«Көчек сәгате» һәм аджилити: Казан паркларында этләр өчен бушлай тренировкалар үткәрәчәкләр

Якындагы дәрес 6 апрельгә планлаштырылган

Казан паркларында этләр йөртү өчен мәйданчыкларда яңа гына эт хуҗалары  булганнар өчен бушлай дәресләр һәм аджилити буенча күнегүләр узачак (спортның кинологик төре).

Этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үз хайваныңа әйләнә-тирә дөньяда җайлашырга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләр. Хуҗалар шулай ук дүрт аяклы дусны махсус трасса узуга ничек өйрәтергә икәнен өйрәнәчәк.

Якындагы якшәмбедә, 6 апрельдә, Горки-Әмәт урманында аджилити дәресләре башланачак.

20 апрельдә «Крылья Советов» паркында «көчек сәгате» узачак.

Чараларга кушылу өчен тренерга Telegram аша язылырга кирәк. Башлана – 15:00 сәгатьтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күнегүләрдә катнашуга карантин чорын үткән өч ай ярым көчек, паразитлардан вакцинацияләнгән һәм эшкәртелгән көчекләр рөхсәт ителә, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык вакыйгалар