В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция 8 нче июльдә гамәлдә булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Балалары булган гаиләләр өчен «Хәзинә» милли сәнгать галереясына керү 8 нче июльдә бушлай булачак. Бу Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Галереяда «Николай Фешин. Битләр таралгач» күргәзмәсен күрергә мөмкин. Анда рәссамның хатларыннан һәм автобиографиясеннән өзекләр тәкъдим ителгән. Шулай ук учреждениедә инклюзив экспозиция ачылган: «Үтәли тою» – скульптураларның фактурасын һәм детальләрен тою өчен кунакларның аларга кагылу мөмкинлеге бар. Икенче күргәзмә – «Казан турында ярату белән» – тамашачыга яраткан шәһәре буйлап вакыт һәм чор аша йөрергә, ТР башкаласының атмосферасына чумарга һәм көндәлек ыгы-зыгы белән сизелми торган детальләрне күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 8 нче июльдә галереяда «Заман» нәшриятының «Элисның Тегү патшалагындагы маҗаралары» балалар китабы тәкъдим ителәчәк. Китап авторы – язучы Рауза Хуҗәхмәтова. Иллюстрацияләрне рәссам Андрей Шляпкин әзерләгән.
Галерея 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.