Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2021, 16:30

Рамазан аен тәмамлауны Казанда массакүләм йөгереш белән билгеләп үтәчәкләр

Катнашучылар өчен 2, 5 һәм 10 км дистанцияләр каралган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 22-нче майда Аккош күле территориясендә изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган ALGA TRAIL массакүләм йөгереше узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган узышта теләге булган һәр 5 яшьтән һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләр катнаша ала.

16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 км һәм 5 км дистанция каралган. 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен 2 км дистанция әзерләнәчәк (бу категорияләрдә катнашучылар өчен взнос – 200 сум). 5 яшьтән 8 яшькә кадәрге йөгерүчеләр өчен дистанция 500 м тәшкил итәчәк (катнашу бушлай).

Йөгерештә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чара турында нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.

Катнашучыларны йөгерүгә теркәү 8:45 сәгатьтә тәмамланачак. Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Барлык вакыйгалар