Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2020, 16:07

Яңа ел экофестивале Казанда онлайн-форматта узачак

Программада - лекцияләр, мастер-класслар, экофильм күрсәтү, ярминкә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). 20-нче декабрьдә Казанда бишенче тапкыр Яңа ел экофестивале узачак. Быел чара онлайн-форматта узачак.

Фестиваль программасында - лекцияләр, мастер-класслар, экофильм күрсәтү, ярминкә, шулай ук әйберләр алмашу.

Лекцияләр белән гидролог һәм блогер-тикшеренүче Георгий Каваносян, экоинженер һәм климат турындагы блог авторы Дарья Чекальская, галим, табиб, Казан мөгаллиме Роман Урсан һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Мастер-классларда катнашучылар икенчел чималдан яңа ел уенчыклар һәм гирляндалар ясарга өйрәнәчәк, яраксыз интерьер предметын буяп, аңа икенче тормыш бүләк итәчәк.

Шулай ук фестиваль кысаларында нетворкинг узачак - каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторлары һәм башка шәһәрләрдән экоактивистлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм төбәкара хезмәттәшлек урнаштырачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Барлык вакыйгалар