Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2022, 16:52

Кабан күле яр буенда йога һәм медитация буенча бушлай дәресләр уза

Кайбер тренировкаларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Кабан күле яр буенда йога һәм медитация буенча бушлай дәресләр уза. Кайбер тренировкаларда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

Йога буенча дәресләр дүшәмбедән шимбәгә кадәр 7:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Үзегез белән спорт келәме һәм су алырга кирәк. Дәресләргә керү ирекле, шимбә көнне узачак тренировкалар өчен генә теркәлү таләп ителә. Үткәрү урыны – Һ.Такташ ур., 24 адресы буенча урнашкан фитнес-үзәк янындагы мәйдан.

Медитация ясарга теләүчеләр өчен дәресләр якшәмбе көнне 8:00 сәгатьтә узачак. Практикага йога өчен келәм яки туристик пенка, уңайлы мендәр яки медитация өчен эскәмия алып килергә кирәк. Иртән салкынча булган очракта, оештыручылар плед алырга киңәш итә. Медитация өчен урыннар саны чикләнгән, теркәлү өчен сылтама буенча узарга кирәк. Дәрес Һ.Такташ ур., 35 адресы буенча урнашкан ишкәкләү мәктәбе пирсында үткәрелә.

Дәресләр һава торышы начар булу аркасында үткәрелмәскә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык вакыйгалар