Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2023, 10:59

Микрояшеллек утырту һәм ватык савыт-сабадан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар – Зур Зәңгәр күлдә берничә чара узачак

Алар 15 нче, 16 нчы, 23 нче һәм 30 нчы июльдә оештырыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июль). Зур Зәңгәр күлдәге экоүзәктә берничә чара узачак. Катнашучылар язма практикага, микрояшеллек утырту, ватык савыт-сабадан бизәнү әйберләре ясау һәм органайзер ясау буенча мастер-класска бара алачаклар.

«Казансуның үсеш стратегиясе» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чараларга урыннар саны чикләнгән.

15 нче июльдә 12:00 сәгатьтә «Нигез нигезләре» экопрактика үзәгеннән «Янып бетү» язма практикасы узачак. Катнашучыларга стресс һәм психологик халәт белән ничек көрәшергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

16 нчы июльдә 12:00 сәгатьтә «Экологик Казан» белән берлектә микрояшеллек утырту буенча мастер-класс планлаштырылган. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

23 нче июльдә 12:00 сәгатьтә апсайкл-дизайнер һәм Tartmada проекты авторы Элина Касыймова белән ватык савыт-сабадан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс оештырыла. Һәрбер әйбер шомартылачак, шуңа күрә очлы кырыйлары өчен борчылмыйча әйберләрне кияргә мөмкин булачак. Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

30 нчы июльдә 12:00 сәгатьтә «Экологик Казан» белән бергә калай банкалардан органайзер ясау буенча мастер-класс узачак. Теркәлү сылтама буенча ачык.

Барлык вакыйгалар