В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике сәгатьлек экскурсия 10 нчы июньдә узачак, теләге булган һәркем катнаша ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). 10 нчы июньдә Казанда Рус-Немец Швейцариясендә хайкинг-экскурсия узачак. Ике сәгатьлек экскурсия барышында активистлар тирә-якны чүп-чардан чистартачак һәм матур күзәтү ноктасында кояш баешын каршылаячак.
Сәяхәт маршруты «Казансу үсеше стратегиясе» проекты кысаларында булачак паркларның берсе – уникаль тыюлык территориясе калкулыклары буенча уза.
Оештыручылар экскурсиягә уңайлы табанлы кроссовкаларда килергә киңәш итә. Үзең белән су, чүп-чар җыю өчен пакет һәм трекинг таяклары алу сорала.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Акциядә катнашырга теләүчеләрне Казанның Николай Ершов урамы, 29б адресы буенча урнашкан бизнес-үзәкләрнең берсендә көтәчәкләр, дип хәбәр ителә Казансуның үсеш стратегиясе Telegram-каналында.