Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2021, 10:30

Казанлылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә китаплар алып килә алачак

Шәһәрлеләрдән шулай ук пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка материаллар кабул ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23-нче октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак, алар соңыннан 22-28-нче ноябрь көннәрендә узачак «Текст» фестивале кысаларында китап киштәләрендә тәкъдим ителәчәк.

Җыю атна дәвамында китапханәнең беренче катында башкарылачак. Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең Instagram-аккаунтында.

Барлык вакыйгалар