Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2019, 14:36

Казанлыларны җәйге программага Заманча сәнгать галереясына чакыралар

Күргәзмә залларында арт-медиация, фотография тарихчыларыннан, сәнгать белгечләреннән, психологлардан лекцияләр узачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Казанда Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Заманча сәнгать галереясында арт-җәй» җәйге программасы әзерләнде. Күргәзмә залларында арт-медиация, фотография тарихчыларыннан, сәнгать белгечләреннән, психологлардан лекцияләр узачак.

23-нче июль көнне 19.00 сәгатьтә «Заманча театр: аңлаешсыз нәрсә турында гына түгел» темасына лекция була. «Җанлы шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды PR-директоры, «Лондон афишасы» порталы колумнисты, «Беловик» телеграм-каналы авторы Зоя Рутер-Антонова тамашачыларга заманча театрның үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

25-нче июльдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы мөдире, музыка белгече Эльвира Камалова «Inverso Mundus» («Перевернутый мир») күргәзмәсе кысаларында арт-медиация үткәрәчәк.

27-нче июльдә 13.00 сәгатьтә галереядә фототәнкыйтьче, «ФотоДепартамент» фонды директоры, Fmagazine онлайн-журналының баш мөхәррире, «Яшь фотография» (Санкт-Петербург) проекты кураторы Надежда Шереметеваның «Ни өчен фотографияләрнең кайберләрен заманча сәнгатькә алалар, ә кайберләрен юк?» лекциясе планлаштырылган.

Шулай ук «Заманча сәнгать галереясында арт-җәй» проекты кысаларында 25-нче июльдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның милли сәнгать галереясендә (Казан Кремле, «Хәзинә» музей комплексы, 3-нче подъезд) Россия һәм Италиянең яшь рәссамнарының «Узнавание» күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар