Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2019, 09:38

Казан акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк

Аларда 2 меңнән артык спортчы, шул исәптән гамәлдәге дөнья һәм Европа чемпионнары катнашачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 12-нче декабрьдән 14-нче декабрьгә кадәр Казанның «Баскет-холл»ында рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Аларда 2 меңнән артык кеше катнашачак. Татарстан башкаласына Россиянең иң көчле спортчылары, шул исәптән гамәлдәге дөнья һәм Европа чемпионнары киләчәк.

12-нче декабрьдә акробатик рок-н-ролл һәм буги-вуги Rock'n'roll & Co буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Анда Россиянең 34 шәһәреннән 700-дән артык спортчы катнашачак, алар акробатик рок-н-роллның 39 корпоратив клубын тәкъдим итәчәк. Татарстан данын өч клуб яклаячак: «Formation Казан», «Татнефть-Әлмәтем» һәм «Татнефть-Казан» (Казан дәүләт мәдәният институты). Ачылу тантанасы 12-нче декабрь көнне 18.00 сәгатьтә булачак.

13-нче һәм 14-нче декабрьдә Россия Кубогы һәм Акробатик рок-н-ролл һәм буги-вуги буенча бөтенроссия ярышлары узачак, анда илнең 29 төбәгеннән 1500-дән артык спортчы катнашачак. Спортчыларга 14 дисциплинада иң яхшыларны билгеләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасыннан ярышларда 89 спортчы катнаша. Ачылу тантанасы 13-нче декабрь 19.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык вакыйгалар