В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел күргәзмәләр, уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм экскурсияләр программасы онлайн-режимда гына мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). 27-нче июньдә Казан халкы «Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәменә кушыла алачак. Быел коронавирус пандемиясе аркасында ул беренче тапкыр онлайн-режимда узачак. Күргәзмәләр, уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм экскурсияләр программасы кысаларында фестивальдә катнашучыларда милли гореф-гадәтләр, йолалар, халык ышанулары белән танышу мөмкинлеге булачак.
Татарстан муниципаль берәмлекләренең фольклор коллективлары чыгышы бәйрәмнең бизәге булачак. Шулай ук балалар һәм яшьләр мәйданчыклары эше дә планлаштырылган. Программа һәм онлайн-мәйданчыклар исемлеге белән сылтама буенча үтеп, танышырга мөмкин.
«Гырон быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәмен Татарстанда инде 20 ел дәвамында җәйге кояш торгынлыгы чорында билгеләп үтәләр. Ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра. Бәйрәм исеме удмурт теленнән «җир сөрү эшләренең тәмамлануы» дип тәрҗемә ителә.
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Әгерҗе муниципаль районы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе оештыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.