Татарстанда йогышлы авырулар, шул исәптән коронавирусның таралуына юл куймау буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
Бүлектә COVID-19 авыруы белән бәйле рәвештә республикада һәм аның башкаласында санитар-эпидемиологик хәл турында актуаль мәгълүмат җыелган. Биредә кайнар линия телефоннарын табарга, мәгариф, сәламәтлек саклау, транспорт учреждениеләре эше турында белергә мөмкин.
Моннан тыш, бүлектә федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә каралган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары турында мәгълүмат тупланган. Ярдәмнең барлык чаралары турында тулырак «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм» өстәмә битендә белергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, татарстанлыларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәү зарур: сулыш органнарын шәхси саклау чараларын куллану һәм 1,5 метрга кадәр социаль дистанция тоту.
30-нчы октябрьдән Татарстанда ковидка чаралар көчәйтелде. Күңел ачу үзәкләренең, комплексларының, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм комплексларында урнашкан күңел ачу бүлекчәләренең эшчәнлеге туктатылды. 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр даруханәләр, даруханә пунктларыннан һәм автозаправкалардан тыш ваклап сату объектлары ябык булачак, шушы ук вакыт аралыгында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү дә чикләнгән. Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тамаша-күңел ачу чаралары, шул исәптән балалар өчен, һәм башка массакүләм чаралар уздыру тыела.
Җәмәгать туклануы объектларына, спортзалларга, бассейннарга, аквапаркларга, сәүдә залы 400 кв.метрдан артык мәйданлы сәүдә-күңел ачу үзәкләре һәм азык-төлек сатмый торган кибетләргә килүчеләр соңгы алты айда COVID-19 белән авырганын раслый торган яки вакцинацияләнгәне турында гамәлдәге QR-кодны күрсәтергә тиеш булачак. Балигъ булмаганнарны сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә ата-аналарсыз кертмәячәкләр.
Моннан тыш, COVID-19-га каршы вакцинацияләнмәгән яисә соңгы алты ай эчендә бу чирне кичермәгән 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә.
Шулай ук 11-нче октябрьдән Татарстанда эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19-га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.
Грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләрне, шул исәптән коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча тәкъдим ителгән чаралар белән белешмәлектә танышырга мөмкин. Моннан тыш, Казанда COVID-19-га каршы вакцинация уздырыла. Прививкага РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, күпфункцияле үзәкләрдә, 122 телефоны буенча, шулай ук шәһәр сырхауханәләрендә контакт телефоннары аша язылырга мөмкин.
Казанлыларның уңайлылыгы өчен шәһәрдә вакцинация пунктлары өлкәннәр поликлиникаларында гына түгел, ә медицина учреждениеләреннән читтә дә урнашкан.
Коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча бердәм күпканаллы кайнар линия
+7(800)222-59-00, 122, тәүлек әйләнәсе
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен кайнар линия телефоннары
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(8434)223-21-11;
Совет районы: +7(843)223-20-00 (4132).
«Без бергә» проектының федераль телефоны +7(800)200-34-11
«Ачык Казан» сервисының кайнар линиясе
063, +7(843)236-41-23
Күзәтчелек тикшерүләрен тыюга мораторийны бозу фактлары һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча кайнар линия
+7(800)222-37-22
Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен кайнар линия
+7(843)203-29-08, дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфессез
Кризистан зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен кайнар линия телефоннары
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 (доб.2521, 2522);
Совет районы: +7(843)223-20-00 (доб.4361, 4521).
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясе (мәктәпләрдә, көллиятләрдә, техникумнарда һәм югары уку йортларында дистанцион укытуны һәм эшне оештыру буенча)
+7(843)294-95-70, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
Үзизоляциядәге татарстанлыларга психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия («Сердэш 129» республика кризислы медицина-психологик ярдәме базасында)
+7(843)279-55-80
Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең кайнар линиясе
+7(843)514-92-21, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр