В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Реконструкция вакытында корылманы урап узу өчен юл салынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). Казанның Борисоглебск поселогында Коры елга аша күпер хәрәкәт өчен ябык. Бу корылманы реконструкцияләү белән бәйле.
30 нчы октябрьгә кадәр Камчатка урамыннан Луговая урамындагы 1 нче йортка кадәрге участокта юл йөрү чикләнгән. Транспорт хәрәкәте күпер янындагы әйләнеп узу юлы буенча оештырылган, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда Киндерле елгасы һәм Коры елга аша күперләр ремонтланачак. Корылмаларда терәк элементлар алыштырылачак, юл өлешләренең киңлеге нормативларга җиткереләчәк, тротуарлар төзекләндереләчәк, яктырту яңартылачак һәм куркынычсызлык элементлары урнаштырылачак. Шулай ук Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләрне ноябрьдә тәмамлау планлаштырыла.