Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2026, 11:45

Казанда V Халыкара «Игелекле Казан» форумы башланды

10 ел эчендә Татарстан башкаласында хәйрия эшләренә 3,5 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә «Игелекле Казан» дип аталган шәһәр проектының 10 еллыгына һәм аның өчен җаваплы автоном коммерцияле булмаган оешма эшчәнлегенә багышланган V Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль алым буларак инклюзия юнәлеше: бурычлар һәм карарлар» дип аталган форум ачылды. Фикер алышу форматында беренче тапкыр үткәрелә торган чарада биш чит илдән (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Израиль, Казахстан, Белоруссия илләреннән) һәм Россиянең 7 төбәгеннән (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Новосибирск, Киров шәһәрләреннән, Идел буе төбәкләреннән) 300 гә якын коммерцияле булмаган оешма, хакимият, бизнес-структура һәм ата-аналар бергәлеге вәкилләре катнаша. Форум өчен билгеләнгән 10 мәйданчыкта белгечләр хәйриячелекнең ни рәвешле үсәргә тиешлеге, әлеге эшчәнлеккә җәлеп ителгән затлар алдында нинди бурычлар һәм мәсьәләләр торуы, аларга ничек җавап бирергә кирәклеге хакында фикер алышачак, уңышлы эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

«Игелекле Казан. Социаль алым буларак инклюзия юнәлеше форумы» – ул бик мөһим мәйданчык. Без монда социаль проектлар белән бергә, хәйриячелекнең системалы үсеше турында фикер алышабыз. 10 ел эчендә әлеге хәрәкәт йөзләрчә мең шәһәр халкын: «Игелекле эшләр көндәлеге»н алып баручы мәктәп укучыларын, зур фестивальләрдә һәм инклюзия турнирларында катнашучыларны берләштерде. Бу авыр тормыш хәлендә калган һәр кешегә тиз арада ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган системалы эш. Язмыш тарафыннан сыналган бер генә кешене дә ялгыз калдырмыйбыз. Без балаларны игелекле мохиттә тәрбияләүгә аерым игътибар бирәбез. Эш 19 инклюзия сыйныфыннан башланды. Бүгенге программа буенча 1264 балага белем бирелә. Шунысы мөһим, балалар кечкенәдән үк сәламәтлеге чикле яшьтәшләрен хөрмәт итәргә һәм кабул итәргә өйрәнә. Бу шәһәребездә үзенчәлекле «игелекле агым» булдыра. Шунысы куанычлы, хәйрия эшләренә җәлеп ителгән кешеләр саны даими рәвештә арта – димәк, без дөрес юлда», – диде Илсур Метшин.

Тәрбия, мәктәпкәчә, мәктәптә һәм мәктәптән соң белем бирү системасы, сәламәтлеге чикле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм социаль тирәлеккә җайлаштыру буенча ярдәм итүгә кагылышлы инклюзия чараның төп темасы булып тора. Форумда грант операторлары грантлар оту өчен нинди таләпләргә туры килергә, эре бизнес вәкилләре исә алар белән социаль хезмәттәшлекне ничек дөрес төзергә кирәклеге хакында сөйләячәк.

«Мөмкинлекләр тигезлеге: инклюзия мохите архитектурасы» дип аталган пленар утырышта Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик тәкъдимнәр агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Светлана Чупшева, Россия Саклык банкының «Вклад в будущее» хәйрия фонды башкарма директоры, журналист, җәмәгать эшлеклесе Петр Положевец, «Страна для детей» хәйрия фонды директоры Алексей Петров (фонд Россия Федерациясе президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова кураторлыгында эшли), «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова катнашачак.

Тармакның әйдәп баручы экспертлары – Россиянең һәм чит илләрнең иң эре хәйрия фондлары җитәкчеләре тематик секцияләрдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашыр дип көтелә. «Менталь тайпылышлары булган кешеләрнең аңын үстерү, хезмәт белән тәрбияләү һәм тормышта ярдәм итү буенча җөйсез стратегия тәҗрибәсе» темасы иң әһәмиятлеләрнең берсе булачак.

Эксперт буларак форумда түбәндәге белгечләр катнаша: Анна Скоробогатова – «Выручаем» Х5 хәйрия фонды президенты; Екатерина Мень – аутизм мәсьәләләре үзәге президенты һәм Россиядә менталь тайпылышлар мәсьәләсе буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе; Джахит Коркмаз – аң үсеше бозылган балаларны укыту һәм яклау фонды директоры (Төркия); Албилекова Самал – «Балачак» корпоратив фонды җитәкчесе (Казахстан); Ида Игра – тернәкләндерү өлкәсендә социаль-педагогик белгеч, кондуктив педагогика өлкәсендә практик белгеч (Израиль); Алла Маллабиу – «Мин сине ишетәм» автоном коммерцияле булмаган оешмасына нигез салучы һәм генераль директоры, Бөтендөнья ишетү форумы әгъзасы, инклюзия программаларын үстерү эксперты; Татьяна Константинова – коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйриячелек өлкәсендә эксперт, җәмәгать эшлеклесе; Евгения Петельчук – «Антон тут рядом» хәйрия фондын үстерү директоры һәм башкалар.

Форум кысаларында шулай ук «Игелекле Казан» грантларына дәгъва кылучы иң яхшы проектлар өчен тавыш бирү чарасының икенче этабын үткәрергә ниятлиләр. 10 финалга чыгучы арасыннан өч җиңүче 100 әр мең сум акча алачак.

«Президент грантлары фондына конкурска тапшырыла торган проектларда җәмгыятьнең агымдагы сорауларына җавап бирә торган мәсьәләләр чагылыш таба. Коммерцияле булмаган оешмаларның үзенчәлеге шунда ки, алар кешеләрнең ихтыяҗларын беренче булып тоя. Шуңа күрә дәүләтнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчегә булышырлык механизм булдыруы мөһим, – диде Илья Чукалин. – Сорауларның күп өлеше бүген социаль ярдәм белән бәйле, чөнки җәмгыять төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар белән карый, аларны кайгыртып яши. Безгә килеп ирешкән проектларның дүрттән бер өлеше нәкъ менә шушы темага бәйле. Гаризалар саны ел саен күбәя, һәм аларның төрле оешмалар тарафыннан бирелүе сөендерә: ярдәм алучылар саны арта, яңа катнашучылар барлыкка килә, алар бу эшне тулыландыра. Проектларның өчтән бере – ул һәрвакыт дебютантлар. Әлбәттә, катнашучыларның актив булуы төбәккә дә бәйле: төбәк зуррак булган саен, гаризалар да шулкадәр күбрәк тапшырыла, бу очракта Мәскәү алда бара. Безнең өчен сыйфат та мөһим: тәкъдимнәр көчле, төптән уйланган һәм, чыннан да, кирәкле булырга тиеш. Татарстан әлеге критерийларга тулысынча туры килә: республикада җиңү яулаган проектларның проценты югары, бу гаризаларны әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Тугыз ел эшләү дәверендә фонд Татарстандагы проектларга 1,8 миллиард сум акча бүлеп биргән, шуларның 1,4 миллиарды – Казан проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән акчалар. Бу зур ярдәм».

Форум программасына очрашулар һәм фикер алышу чаралары белән бергә, күргәзмәләр һәм кызыклы форматлардан санала торган, Петербургның «Антон тут рядом» хәйрия фонды тарафыннан тәкъдим ителүче иҗади театр остаханәсе, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты базасында «Чикләре булмаган спорт» тренинг-практикумы да кертелгән.

Моннан тыш, форумның шәрәфле кунаклары «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасының гамәли эше белән танышып, Казанның иң әһәмиятле инклюзия объектларында: «Ярдәм» хәйрия фондының «Дан» спорткомплексында, Россиядә беренче инклюзив иҗтимагый киңлек булган Серов урамындагы бульварда, «Луч», «Канатлар», «Все для детей», «Тылсым» һәм «Бергә» инклюзив үзәкләрендә, «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә, «Игелекле Казан» коворкингында булачак.

«Без бик тә үзенчәлекле игелекле шәһәрдә яшибез. Башкалабызның җитәкчесе Казанны игелекле эшләр һәм игелекле кешеләр шәһәре итәргә хыяллана. Без коммерцияле булмаган сектор вәкилләре, хакимияткә караганда, мәсьәләләргә тизрәк җавап бирәбез – хәл итәсе сорауны тиз арада күреп алабыз, җавап бирергә тырышабыз. Ялгышуыбыз да ихтимал, аннан хатаны төзәтергә һәм безнең максатчан аудиториягә уңай йогынты ясаячак дөрес чишелеш табарга тырышабыз. Әгәр безгә муниципаль берәмлек ярдәм итмәсә, сәламәтлеге чикле балалар өчен 4 ел эчендә шундый зур 4 үзәк төзи алмаган булыр идек», – дип билгеләп үтте «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

«Игелекле Казан» – 2016 елдан Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган шәһәр проекты, Татарстан Республикасы башкаласын үстерү буенча 12 өстенлекле эш юнәлешенең берсе. 10 ел дәвамында Казанда хәйрия фондына 3,5 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бүген проектта 15 меңнән артык кеше – волонтерлар, хәйриячеләр, коммерцияле булмаган оешма хезмәткәрләре һ.б актив катнаша.

Барлык яңалыклар