Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2025, 12:37

Рөстәм Гафаров: «Җылылык белән тәэмин итү эшләрен тулысынча җайга салу кулланучыларның да, җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларның да ике атнага якын вакытын алачак»

Бүген Казанда ягып җылыту сезоны старт ала

Бүген Казанда ягып җылыту сезонын башлап җибәрделәр. Социаль өлкәнең 285 объектына җылылык вакытыннан алда бирелгән. 6 меңнән артык күпфатирлы йорт һәм 10 меңгә якын башка кулланучы (коммерция һәм сәнәгать оешмалары) инде әзерлек паспортларын алган. Ягып җылыту сезоны башлану турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Бүген шәһәрдә ягып җылыту сезонын башлап җибәрәбез. Системаны әзерләү буенча мөһим эшләрне җылылык белән тәэмин итә торган оешмалар, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте, шәһәрнең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты башкарды. Беренче итеп без җылылыкны социаль объектларга бирә башлыйбыз. Бүгенге көндә 385 балалар бакчасының 229 мәктәпкәчә учреждениегә, шулай ук 57 мәктәпкә һәм 40 сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелде», - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм барлык социаль объект җитәкчеләрен, ихтыяҗ булган очракта, тиз арада җылылык бирүне сорап гариза юлларга өндәде.

«Шунысын аңлап кабул итү мөһим: җылылык белән тәэмин итү эшләрен тулысынча җайга салу кулланучыларның да, җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларның да якынча ике-өч атна вакытын алачак. Җылылык бирү ул әле төймәгә бастың да, бөтен дөньяны җылыттың дигән сүз түгел, ә җайга салынырга, көйләнергә тиешле тулы бер гамәлләр системасы ул», - диде Рөстәм Гафаров.

Җылылык сезоны башланганнан соң фатир яки өй җылынмаса, радиатордан су ага башласа яки җылылык белән бәйле башка катлаулы очраклар килеп чыкса, +7(843)236-41-23 телефон номеры аша «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, шәһәр халкының «Җылылык җибәрү» дип аталган хезмәт булдырылачак системага гариза юллау мөмкинлеге бар. Шулай ук мөрәҗәгатьне +7(843)222-72-22 телефон номеры аша Казан мэриясенең колл-үзәгенә җиткерергә була. Линияләр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, төнлә гаризаларны робот кабул итә. Авария хакындагы гаризалар тәүлек буе кабул ителә.

«Җылылык бирелү вакытында шәһәр халкы белән элемтәдә булу кирәк. Халыктан алынган мөрәҗәгатьләр нигезендә көчәйтелгән режимда эшләвегезне сорыйм. Хәзер җылылык буенча мөрәҗәгатьләр саны, һичшиксез, артачак, шул ук вакытта җылы бирү өчен җаваплы барлык белгечләрнең, җылылык белән тәэмин итә торган компанияләр җитәкчелегенең һәм безнең структураларның мондый җаваплы көннәрдә шәһәр өчен тырышып эшләүләре, халыкның, предприятие һәм учреждениеләрнең мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирүләре мөһим», – дип сүзен йомгаклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Шәһәр штабы бәяләве буенча, кышкы җылыту сезонына җылылык белән тәэмин итә торган 25 оешма һәм 16 җылылык челтәре оешмасы, «Казэнерго»ның 125 котельнясы, 59 ведомство котельнясы (38 аерым һәм 21 түбәле), шулай ук 3 ТЭЦ һәм 3 район котельнясы – «Азино», «Горки», «Савиново» әзер дип санала.

Кышкы сезонга әзерлек барышында җылылык белән тәэмин итә торган предприятиеләр 33 чакрымга сузылган җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрен төзекләндергәннәр. Соңгы өч елда 110 чакрымга сузылган челтәр системасы төзекләндерелгән, әлеге күрсәткеч гомуми җылылык челтәрләре озынлыгының 15% тан артыгын тәшкил итә.

«Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен яңарту җылылыкны вакытында бернинди каршылыкларсыз җибәрергә, җылы бирү сезонында күңелсез хәлләр санын киметергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин.

Моннан тыш, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте өч котельняны (Олонецкий урамы, 5; Космонавтлар урамы, 12; Курчатов урамы, 5 йорт адреслары буенча) яңарткан. Әлеге биналарда искергән җиһазларны алыштырганнар, эш режимы белән идарә итү системасын автомат җайга салганнар.

«Казан җылылык челтәрләре» («Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы) республика программасы нигезендә Казан ТЭЦ-1 дән «Горки» котельнясына кадәр 5 нче магистраль җылылык үткәргечен төзү эшен дәвам итә. Бу елны 940 метр трасса салынган. Җылылык үткәргеч 1 млн кв.метрга якын торакны (Гадел Кутуй, Даурия һәм Родина урамнары тирәсе) һәм 30 дан артык социаль өлкә, коммерция оешмаларын җылылык белән тәэмин итәчәк.

Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, ел саен республика хөкүмәте ярдәме белән искергән ведомство котельнялары заманча яңа чыганакларга алыштырыла. Бу елны шәһәребезнең Идел буе районындагы 33 нче хәрби шәһәрчегендә котельня төзи башлаганнар.

Бу елны 46 йортта җылыту системасын төзекләндергәннәр, шулай ук автомат рәвештә һава торышы буенча көйли торган 10 җайланма урнаштырылган һәм 22 фасад җылытылган. Хәзерге вакытта күпфатирлы 26 торак йортта сезонлы эш төрләре буенча төзекләндерү барышында килеп чыккан кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эш алып барыла.

Шул ук вакытта бүгенге көндә күпфатирлы 631 торак йортта җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт җайланмалары куелмаган. Җылылык буенча коммуналь хезмәтләргә түләү күләме, җылылык бирелә торган чорның сигез ае дәвамында тигез өлешләр белән түләүне исәпкә алып, җылылык буенча коммуналь хезмәтне куллану нормативыннан чыгып билгеләнә.

«Җылылык ай азагында, бүген, ягъни 29 сентябрьдә генә бирелсә дә, бу айда җылылык өчен түләү исәпләнәчәк. Май аенда күпфатирлы йорт хуҗаларыннан, йортлар ягып җылытылса да, әлеге хезмәт өчен түләү алынмаячак», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә Казанда 196 көнгә сузылган 2024–2025 елгы ягып җылыту сезоны тәмамланды. Әлеге чор тотрыклы һәм тыныч узды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.09.2025
Видеорепортаж
29.09.2025 10:55
Казанда ягып җылыту сезоны башлана
Барлык яңалыклар