В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа өслек эшкәртелгән шиналардан ясала
Денис Гордийко фотосы
Казанда Аккош күле янындагы мәйданны үзгәртү эшләре башланды. Бүген анда иске өслекне кубарып алдылар.
Мәйдан өчен яңа өслек «Тәгәри тәгәрмәч, файдага тәгәри!» акциясе барышында казанлылар тапшырган шиналардан ясалачак. Җыелган чималдан 44 тоннага якын вак резина бөртекләре алып була, ди белгечләр.

Куркынычсыз өслекне июнь башында җәяргә керешәләр, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Проект – СИБУР – «Казаноргсинтез» предприятиеләренең уртак хезмәттәшлек чарасы.
Исегезгә төшерәбез, 23 марттан 19 апрельгә кадәр Казанда «Тәгәри тәгәрмәч, файдага тәгәри!» экология чарасы үтте. Казанлылар бер ай тирәсе җыю пунктларына 60 тоннага якын шина тапшырган.