Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2020, 09:24

Кышын Казанда 18 шугалак, 78 хоккей тартмасы, 8 яктыртылган чаңгы трассасы һәм 3 трамплина эшләячәк

Мирный торак массивында чаңгы-биатлон комплексын төзү эшләре дәвам итә.

Казанда 2020-2021 еллардагы кышкы сезонда 3000 пар тимераякны прокатка бирү пунктлары булган 9 ябык һәм 9 ачык шугалак эшләячәк. Бу сезонда беренчеләрдән булып 2 шугалак эшли башлады - 18-нче ноябрьдән «Хезмәт резервлары» стадионында, 21-нче ноябрьдән Совет районындагы «Ракета» стадионында.

Тиздән тагын 6 шугалак ачылачак: Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында һәм Дубравная урамында, шулай ук Залесный торак массивында урнашкан «Солнечный» ял базасында. Кремль яр буенда шугалакны ачу 1-нче декабрьгә планлаштырыла.

Массакүләм шуу мәйданчыкларыннан тыш шәһәрдә 78 хоккей тартмасы эшләячәк. Ел саен шәһәрнең хоккей тартмалары «Алтын алка» турниры мәйданчыкларына әверелә, анда Казанның йөзләгән яшь хоккейчысы катнаша. Быел турнирда 77 команда катнашырга планлаштыра.

Чаңгы спортын яратучылар өчен бу кышта 8 яктыртылган чаңгы трассасыннан файдалану мөмкинлеге булачак. Хәзерге вакытта гамәлдәге чаңгы комплексларын реконструкцияләү һәм яхшырту буенча эш алып барыла. Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы базасында реконструкциянең 1 нче этабы эшләре төгәлләнде. Үз инвентарьлары булмаганнар өчен 12 чаңгы базасында чаңгы прокаты оештырылачак, анда 1500 пар чаңгы алырга мөмкин булачак.

Мирный торак массивында ярышлар һәм йөреп кайту өчен трассалар, биатлон ату урыннары, чишенү, чаңгыларны прокатка алу пункты, буфет һәм чаңгы әзерләү зонасы булган чаңгы-биатлон комплексы төзелә.

Тау чаңгысы һәм сноубордны яратучылар өчен күтәргечле трасса ачылачак, шулай ук Нагорный торак массивында трамплиннар комплексы базасында 50 метрдан артык (К60, К30 һәм К15) классификация буенча 3 трамплин эшләячәк.

Быел Казанда, уңайлы санитар-эпидемиологик шартлар булган вакытта, 10 кышкы спорт төре буенча 33 спорт-массакүләм чара уздыру планлаштырыла, аларда 30 меңнән артык кеше катнашачак.

Ярышлар алкалы хоккей, туп хоккее, чаңгы спорты, кышкы балыкчылык, кышкы триатлон, кар өстендә футбол, чаңгы, тимераякта шуу, фигуралы шуу, боз буенча менү планлаштырыла. Яңа ел каникулларында Казан паркларында һәм скверларында шәһәрнең спорт мәктәпләре тренерлары һәм тәрбияләнүчеләре керлинг, фигуралы шуу, футбол һәм хоккей буенча бушлай мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук тимераякта һәм чаңгыда шууга өйрәтү буенча бушлай дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Чараларның актуаль җәдвәле Казан шәһәре Мэриясенең KZN.RU рәсми порталында урнаштырылачак.

Барлык яңалыклар