Гыйнвар аенда ул Ветераннар йортына, Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
Мобиль китапханә комплексы Дубравная урамы, 35 б адресы буенча урнашкан Ветераннар йортына 11-нче һәм 25-нче гыйнвар көннәрендә 13.00 сәгатьтә киләчәк. Самосырово бистәсендә - Мир урамы, 50а адресы буенча исә аны 14-нче һәм 28-нче гыйнварда 14.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесение бистәсендә урнашкан Нардуган урамы, 45 адресы буенча ул 21-нче гыйнвар 15.00 сәгатьтә тукталачак.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» – ГАЗ-2705 автомобиле – 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханә фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.