Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2022, 10:31

Илсур Метшин Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау барышын карап кайтты

Эшләрне тәмамлау срогын 2024 елдан 2023 елга күчерделәр, объектта көн саен 10 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Казан Мэры Илсур Метшин Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау барышын тикшерде, аның буенча хәрәкәт сентябрь азагында ябылган иде.

«Әлеге проектны 2024 елда гамәлгә ашырырга ниятләгәннәр иде, әмма бүгенге көндә төзелеш графигын эшләрне 2023 елда ук тәмамларлык итеп күчерәбез», – диде шәһәр башлыгы, күпернең аеруча әһәмиятен билгеләп үтеп. «Бүгенге көндә юл өслеген тулысынча сүттеләр. Моннан тыш, элемтә челтәрләре тулысынча чыгарылган һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре буенча эшләр ахырына якынлаша», – дип билгеләде И.Метшин.

Назарбаев урамындагы күпер – Татарстан Республикасы башкаласының шәхси һәм җәмәгать транспорты күп йөри торган мөһим транспорт артерияләренең берсе, дип ассызыклады Мэр. «Машина хуҗаларына, шәһәр халкына уңайсызлыкларга бераз сабыр итүләрен сорыйм, ләкин бернәрсә дә мәңге түгел, Казандагы юллар да, шул исәптән сроклары узган күпер кичүләре дә капиталь ремонт таләп итәләр», – дип ассызыклады И.Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, эшләр тәмамланганнан соң күпернең йөк күтәрүчәнлеге 15 тән 25 тоннага кадәр, ә бу участокта тыгынлыклар проблемасын хәл итү өчен автомобиль полосалары саны 6 дан 8 гә кадәр артачак. Аерым велосипед юлы да барлыкка киләчәк. «Безгә автомобиль йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә, велосипедчыларның да үзләрен уңайлы хис итүләре мөһим», - дип ассызыклады ул.

Объектта көн саен 22 эшче һәм 10 берәмлек техника эшли. Эшләр тәүлек буе бара. «Техник өлештә без барысына да өлгерәбез, бүгенге көндә барлык торыклар да сүтелгән», – дип өстәде И.Куляжев. Моннан тыш, казып кертелә торган субайларны урнаштыру 57% ка төгәлләнгән. Бу эшләрне тәмамлагач, подрядчылар терәкләр куячаклар һәм башка эшләрне башкарачаклар. «Булачак күпернең кайбер торыклары инде әзер, алар Казанга китерелгән», – дип билгеләде И.Куляжев. Күпердә башкарылган эшләрнең гомуми күләме 10% дип бәяләнә.

Эшләрнең заказчысы – «Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе» ДБУ, генераль подрядчы – «Күперләр һәм юллар» ҖЧҖ. Проект эше белән «ДСК Проект» ҖЧҖ шөгыльләнә.

Искәртеп узабыз, Назарбаев урамындагы Түбән Кабан күле аша күпер 28 нче сентябрьгә каршы төндә, конструкциянең терәкләрендә барлыкка килгән ярыклар аркасында капиталь ремонтка ябылган иде. Объектны тикшерү барышында экспертлар аның буенча хәрәкәт куркынычсыз түгел дигән нәтиҗә ясады. Элегрәк, 2019 елда, күпернең аварияле торышы аркасында, авыр үлчәмдәге техника хәрәкәтен чикләү кертелгән иде.

Күптән түгел Һ.Такташ урамыннан Н.Назарбаев урамындагы җәяүлеләр күперенә кадәр яңа тротуар салынды, аның ярдәмендә Түбән Кабан күле аша узучы шәһәрлеләрнең юлы кыскарды.

Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм «Волга-Автодор» ҖЧҖ генераль подрядчы оешмасы директоры Станислав Шевырев катнашты.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау барышын карап кайтты
Видеорепортаж
23.11.2022 11:07
Илсур Метшин Назарбаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау барышын карап кайтты
Барлык яңалыклар