Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2022, 09:44

И.Метшин: «Моңа кадәр мондый мөмкинлек дөньяның иң яхшы медицина үзәкләрендә генә бар иде»

Казан Мэры Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының медицина-диагностика үзәгендә булып кайтты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче май, Дмитрий Никитин). Быел Казанда физик мәгълүматлар буенча түләүсез диагностиканы шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 100 бала узачак, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дигән сүз. Ел саен әлеге сан 50 укучыга арта барачак. Заманча технологияләр нигезендә ясалган диагностика баланың билгеле бер спорт төрләре буенча сәләтен ачыкларга һәм аны ярышларга нәтиҗәле әзерләргә мөмкинлек бирә. Яшь спортчыларны генетик сайлап алу программасын башлап җибәрү киләсе адым булачак. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге проектлар буенча Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының медицина-диагностика үзәге җитәкчелеге белән фикер алышты. Үзәкнең эше турында башлыкка югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов сөйләде.

«Универсиада мирасы безнең спортчыларыбыз файдасына эшләвен дәвам итү бик мөһим. Бүген Казан илебезнең спорт үзәкләренең берсе булып тора, шуңа күрә без спорт медицинасына кагылышлы мәсьәләләр белән кызыксынабыз», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Казан Башкарма комитеты инициативасы белән узган ел үзәктә шәһәрнең 9 олимпия резервы спорт мәктәбендә белем алучы беренче 47 укучы һөнәри спорт диагностикасы узган. «Быел без, һәр спортчының үсеш динамикасын билгеләү өчен, аларны кабат тикшерәчәкбез. Даими диагностика күнегүләр барышында тренер ачыклый алмый торган зәгыйфь нокталарны үз вакытында билгеләргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты медицина-диагностика үзәгенең Физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты медицина-санитар часте баш табибы Гөлнара Янышева.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты катнашында яшь спортчыларны генетик сайлап алу программасын башлап җибәрү профессиональ спорт белән шөгыльләнү өчен кандидатларны җентекләп сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең медицина-санитар часте җиһазлары профессиональ һәм яшь спортчыларны фәнни-методик һәм медик-биологик яктан тикшерергә мөмкинлек бирә. Биредә балаларны спорт секцияләренә һәм мәктәпләренә сайлап алу өчен җентекле медицина тикшерүләре уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

«Ата-аналар инде дүрт яшьтән үк балаларының нинди спорт төренә якын булуларын белә һәм булачак спортчының тулы диагностик картасын төзи алалар», - дип билгеләде Гөлнара Янышева.

«Бу яшь спортчыларга һәм аларның ата-аналарына дөрес тренировкалар өчен кирәкле вакытны янга калдырырга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады И.Метшин.

Мэр функциональ диагностика кабинетларын карап чыкты, әлеге вакытта биредә яшь спортчылар планлы тикшерү уза иделәр. Г.Янышева сүзләренә караганда, алар белән белгеч-физиологлар эшли.

«Төрле яшьтәге спортчыларны диагностикалау һәм дәвалауга комплекслы якын килү күнегүләрне оптимальләштерергә һәм югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте университет ректоры Рафис Борһанов.

Медицина санитар частьның торгызу блогында шәһәр башлыгы гипербарик оксигенацияне үткәрү – организмның барлык күзәнәкләрен, тукымаларын һәм органнарын кислород белән баету өчен махсус капсулалар эше белән танышты. «Моңа кадәр мондый мөмкинлек дөньяның иң яхшы медицина үзәкләрендә генә бар иде», - дип ассызыклады И.Метшин. Гомумән алганда, Казанда спортчылар өчен сәламәтлекне торгызу медицинасы инфраструктурасын булдыру буенча эш алып барыла. «Казанның тренировкалардан һәм ярышлардан соң сәламәтлекне дөрес торгызу буенча белгечләре, җиһазлары һәм технологияләре булуы – безнең спортчылар өчен зур ярдәм, - дип өстәде Мэр. – Бүгенге көндә һәр профессиональ спорт командасы да мондый күп функцияле медицина үзәгенә ия була алмый».

Г.Янышева бүгенге көндә 18 яшьтән өлкәнрәк спортчылар мәҗбүри медицина иминияте программасына керми, димәк, алар өчен барлык хезмәтләр дә түләүле, дип билгеләп үтте. «Әмма Казанда барлык спортчы-студентлар да үзәктә бушлай тикшерү һәм тернәкләнү уза ала», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, медицина-санитар часть базасында ковидтан соңгы реабилитация, шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты операцияләре, травмалардан соң, операциядән соң физик йөкләмәләрне торгызу программасы эшләнгән.

Хәзер медицина-санитар часть хезмәтеннән меңнән артык профессиональ спортчы файдалана, алар арасында «Синтез» ватерполо командасы, «Зилант» регби клубы һәм башкалар бар. «Профессионалларның медицина-диагностика үзәге хезмәтеннән файдаланулары бик мөһим. Казанда уннан артык профессиональ спорт клубы бар, һәм аларның һәрберсе дә мондый җиһазларны үзендә булдыра алмый. Шуңа күрә медицина үзәге иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясаучы әлеге клублар һәм профессиональ командалар өчен менә дигән ярдәм булачак», – дип нәтиҗә ясады Мэр.

Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов та булды.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Идел буе Физик культура һәм спорт университетының медицина-санитар частендә булып кайтты
Видеорепортаж
13.05.2022 08:56
Барлык яңалыклар